Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада тагын 38 кешегә коронавирус диагнозы куелган

Татарстанда бүгенге көнгә 243 195 кешегә вакцина ясалды, шуларның 157 081е – икенче доза вакцина ясатты.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 38 яңа  очрагы теркәлгән, барысы да -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 13 кеше хастаханәләргә салынган, 25 кеше өйдә дәвалана.

Казанда 12  кешегә коронавирус диагнозы куелган. Чаллыда - ундүрт, Бөгелмәдә – дүрт, Баулыда – өч, Лаеш районында - ике, Әлмәт, Югары Ослан, Түбән Кама районнарында берәр очрак теркәлгән.

29 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 20 417 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 17 499 кеше терелде, шул исәптән 44 кеше узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 243 195 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 157 081е – икенче доза вакцина ясатты.

Татарстанда  вакциналаштыру буенча  153 пункт эшли.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев