Зәй офыклары

Республикада «Трактор-прицеп» профилактик операциясе старт алды

Республика территориясендә бу елның 8 июненнән 30 июненә кадәр «Трактор-прицеп» профилактик операциясе узачак.

Ул үзйөрешле машиналарны, аларга тагылмаларны кулланганда хокук бозуларны, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм бәхетсезлек очракларын булдырмау, юл хәрәкәте иминлеген, әйләнә-тирә мохитне саклауны тәэмин итү максатларында ел саен Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ белән берлектә Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү идарәсе тарафыннан үткәрелә. Техник яктан төзек булмаган тракторлар һәм үзйөрешле машиналар кешеләр гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыручы объектлар булып санала, шуңа күрә дә мондый профилактик чараларны үткәрү зарур.

Дәүләттехнадзорның инженер-инспекторлары, беренче чиратта, файдаланыла торган машиналарның техник төзеклегенә, техниканы мәҗбүри теркәү кагыйдәләренең үтәлешенә, ел саен үтәргә тиешле техник яктан тикшерүнең узган булуына, затларның машина йөртүгә рөхсәт кәгазе булуга, машина йөртүчеләрдә теркәлү документларының булуына, техниканы эксплуатацияләү документларының вакытында тутырылуына игътибар итәргә тиешләр. Тракторлар, үзйөрешле юл-төзелеш машиналары, башка төр машиналар һәм аларга тагылмалар, милек рәвешләренә бәйсез рәвештә, техника кулланыла торган теләсә кайсы урында (кырда, фермада, карьерда, төзелеш мәйданчыгында, урман делянкасында һ.б. урыннарда) тикшерелә.

Дәүләттехнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе тракторлары, үзйөрешле юл-төзелеш машиналары, башка төр машиналары һәм аларга тагылмалар, булган оешмаларның һәм гражданнарның игътибарынүзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү һәм затларга алар белән идарә итүгә рөхсәтләр бирү буенча законнарның үтәлешенә юнәлтә. Теркәлү кагыйдәләре нигезендә транспорт иясе техниканы сатып алу вакытыннан 10 тәүлек эчендә теркәтергә тиеш. Техника үз вакытында тикшерү узарга, йөртүченең билгеләнгән үрнәктәге тракторчы-машинист таныклыгы булырга тиеш. Теркәлү һәм үзйөрешле техниканы йөртү кагыйдәләрен бозган затлар административ җаваплылыкка тартыла. Тракторларныы, үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын, башка төр машиналарны эксплуатацияләгәндә кагыйдәләрне һәм нормаларны бозган өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.3 статьясы нигезендә кисәтү ясала яисә гражданнарга 100 сумнан 300 сумга кадәр штраф салына яисә 3 айдан 6 айга кадәр транспорт чаралары йөртү хокукыннан мәхрүм ителә; вазыйфаи затларга 500 сумнан 1000 сумга кадәр штраф салына. Теркәлү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык 19.22 статьяда каралган: гражданнарга - 1500 сумнан 2000 сумга кадәр; вазыйфаи затларга 2000 сумнан 3500 сумга кадәр; юридик затларга 5000 сумнан 10000 сумга кадәр штраф салына. «Трактор-Прицеп»  операциясенең төп бурычы – бюджет тутыру түгел, ә техниканың имин эксплуатацияләнүе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: