Зәй офыклары

Республикада узган тәүлектә коронавирустан 113 кеше терелгән

Узган тәүлектә республикада тагын 23 кешегә Covid-19 диагнозы куелган. Барысы да – авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. Биш авыру хастаханәгә салынган, 18е - өйдә дәвалана.

 Авыруны йоктурычулар арасында 18 яшькә кадәрлеләр юк.   Иң күп авыручылар 30-50 яшь категорияләренә карый, алар 10 кеше. 18-30 яшьлекләрдән  ике, 50-60 яшьлекләрдән  - 6,  60-70 яшьлекләрдән – 3, 70-80 яшьлекләрдән 2 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Шәһәрләр буенча иң күп  авыручылар һаман да Казанда, алар – 17 кеше.   Яр Чаллыда  икәү, Әлмәт, Югары Ослан, Биек тау, Лениногорский районнарында берәр очрак теркәлгән.

Барлыгы 20 сентябрьгә Татарстанда 6997 авыру очрагы теркәлгән. Терелүчеләр саны – 5898, шуларның 113е – узган тәүлек эчендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: