Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада узган тәүлектә коронавирустан бер үлем очрагы теркәлгән

Бу турыда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын бер үлем очрагы расланды. 1963 елда туган ир-ат вафат булган.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

- Туганнары һәм якыннары кайгыларын уртаклашабыз, - диелә министрлык хәбәрендә.

Covid-19 пандемиясе башыннан бүгенге көнгә бу  410нче рәсми расланган үлем очрагы булды.

Бүген Татарстанда коронавирусның яңа 40 очрагы турында хәбәр иткән идек. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев