Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республикада янгыннар белән хәл әлегә катлаулы булып кала

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта республиканың барлык муниципаль районнары катнашты.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, төбәктә янгыннар белән хәл катлаулы булып кала бирә.

Ул искәрткәнчә, ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең алдагы планнан тыш утырышы 5 майда узган.

"Соңгы очрашуыбыздан соң бер атнадан артык вакыт узды, анда без янгыннар белән хәлне тотрыклыландыру һәм аларда кешеләр һәлак булу буенча өстәмә чаралар турында мәсьәләне карадык, - диде Алексей Песошин. - Шуны әйтергә кирәк, вәзгыять катлаулы кала. Халыкны һәм территорияләрне янгыннардан саклау мәсьәләләрендә сизелерлек алга китеш булмады. Моннан тыш, без янган үләннән дача корылмаларына күчүгә бәйле җитди янгынга тап булдык, шуның нәтиҗәсендә Тукай муниципаль районының «Кама» бакчачылык ширкәтендә 26 корылма янды. Ут бакчачылык җәмгыяте территориясенә ачык җирдән коры үләннән күчте, ул бер сәгать дәвамында таралды. Бу вәзгыятьтә бу - бакчачылык җәмгыяте җитәкчелегенең тиешле эшләмәве нәтиҗәсе".

Алексей Песошин сүзләренә караганда, уңай эшләр дә бар. Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кизү каравыллар көчләре белән халык арасында профилактик эш оештырды. Көн саен 200дән артык төркем гражданнарның йортларын йөреп чыга. Нәтиҗә буларак, уңай динамика күзәтелде, янгыннар саны һәм аларда кешеләр үлеме кимеде.

Оператив мәгълүматларны комиссия утырышында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары – күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсе башлыгы Сергей Сергеев китерде. Быелның башыннан Татарстанда 2,3 мең янгын булган, янгыннарда 90 кеше үлгән – бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 80 процентка артыграк. Тагын 71 кеше зыян күрде.

"Янгыннар саны кимүнең уңай динамикасына карамастан, вәзгыять киеренке кала бирә. Элеккечә янгыннарның зур проценты коры үлән һәм чүп-чар януга туры килә, бу гомуми санның 38 процент дигән сүз», - дип аңлатты Сергей Сергеев.

Корыган үлән һәм чүп-чар яну аркасында иң күп янгын Түбән Кама, Тукай, Әлмәт, Биектау һәм Яшел Үзән районнарында булды.

Корыган үләнне һәм чүп-чарны яндырган, шулай ук җирләрне вакытында чистартмаган өчен 450дән артык административ эш кузгатылды. Хәзер республика территориясендә 850дән артык профилактик төркем эшли. Алар урманнар белән чиктәш торак пунктларда һәм дача участокларында 7 меңнән артык патрульлек үткәргән. Моннан тыш, татарстанлылар белән даими рәвештә профилактик эш алып барыла.

"Тикшерүләр вакытында 1,5 мең коры үлән яну очрагы булдырмый калган. Рейдлар вакытында республика халкы арасында янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча листовкалар һәм белешмәлекләр таратыла", - дип белдерде Сергей Сергеев.

Комиссия барышында Әлмәт муниципаль районы, Түбән Кама муниципаль районы, Тукай муниципаль районы район комиссияләре рәисләре вәзгыять турында кыскача отчетлар белән чыгыш ясадылар.

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин утырыш ахырында территорияләрнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен төп җаваплылык муниципалитетларда булуын аерым ассызыклады. Әгәр дә янгын куркынычсызлыгы вәзгыятен контрольдә тотмасак, тәртип булмаячак,  Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар күрү зарур. Искәртү һәм җәзага тарту - күңелсез эш,  әмма моны эшләргә кирәк, – дип билгеләп үтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев