Зәй офыклары

Республикада ЮХИДИ бүлекләренең коронавирус инфекциясе таралу куркынычы шартларында эше турында

Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекләрендә гражданнарны һәм хезмәткәрләрне коронавирус инфекциясе таралудан саклауга юнәлдерелгән өстәмә чаралар күрелә.

ЮХИДИ бүлекләрендә гражданнарның күпләп җыелуын булдырмау максатыннан транспорт чараларын теркәү, имтихан тапшыруны оештыру һәм машина йөртү таныклыкларын бирү (алмаштыру) буенча хезмәтләр бары тик дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша (WWW.GOSUSLUGI.RU) алдан язылу буенча гына күрсәтелә.
Транспорт чарасының аның конструкциясенә кертелгән үзгәрешләрнең куркынычсызлык таләпләренә туры килүе турында таныклыклар, шулай ук  йөкләр ташуга транспорт чараларын кертү буенча таныклыклар бирү Дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтында күрсәтелгән бүлекләрнең телефоннарына алдан язылу буенча башкарылачак.
Административ хокук бозулар  һәм юл-транспорт һәлакәтләре фактлары буенча административ хокук бозулар турындагы эшләрне карау дәүләт автоинспекциясенең территориаль бүлекләре билгеләнгән көн һәм вакытта   узачак.
Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучы автомобильчеләр “европротокол” буенча юл-транспорт һәлакәтләрен мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерә алалар.
"Европротокол"дан нинди очракларда файдаланып була:
-юл-транспорт һәлакәт  ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә булган очракта;
- машина йөртүчеләрнең, җәяүлеләрнең, пассажирларның тормышына һәм сәламәтлегенә зыян килмәгәндә;
- юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларның автомобильләреннән тыш, башка милеккә зыян килмәгәндә.
Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар, профилактика һәм шәхси куркынычсызлык чараларын катгый үтәгез.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: