Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Республиканың онкология диспансерына узган ел 900 миллион сумлык җиһазлар алынган

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстанда онкологик авыруларны дәвалау мөмкинлекләре арта бара.

«Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, республика клиник онкология диспансеры узган 2020 елда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча  871 миллион сумнан артык суммага яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән.

Шулай ук узган ел Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе базасында амбулатор онкологик ярдәм күрсәтү үзәге ачылган. Республика онкология диспансерының Чаллы филиалында радиология корпусы да булган онкология үзәге һәм Әлмәт филиалында радиология корпусы сафка бастырылды һәм җиһазландырылган.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы ике амбулатор онкологик ярдәм күрсәтү үзәге, 4 беренчел онкологик бүлек һәм 65 беренчел онкологик кабинет эшли.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Аларның максатларын дәүләт башлыгы 2020 елның 21 июлендә кабул ителгән 474нче «май» указында билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев