Зәй офыклары

Республиканың уку йортларында коронавирус инфекциясе  йоктыруның 19 очрагы билгеле

Уку елы башланганнан  бирле Татарстан  мәктәпләрендә һәм университетларда яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 19 очрагы теркәлгән. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина  хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

«Уку елы башыннан бирле белем бирү учреждениеләрендә яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 19 очрагы булды. Ундүрт укытучы, дүрт студент һәм бер укучы авырды», — диде Марина Патяшина.

Барлык ачыкланган очракларның унөче авыру чыганагы буларак. Алты зарарланучы белән элемтәгә кергән кешеләр медицина хезмәткәрләре күзәтүендә, бу — дүрт укытучы, бер укучы һәм бер студент.

«Уку елы башыннан без башка балаларга, укытучыларга, педагогларга, белем бирү учреждениеләренең башка персоналына инфекция тарата торган авырулар төркемен ачыкламадык», — дип белдерә баш санитар табиб.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: