Зәй офыклары

Рейд кимчелекләрне ачыклый

Зәй ЮХИДИ бүлеге юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында даими рәвештә рейдлар уздырып тора.

Чираттагы шундый чара машина тәрәзәләрен чамадан тыш каралту очракларын, әлбәттә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча үтте.
-Аңлату, кисәтүләргә карамастан, юлларда тәрәзәләре чамадан тыш каралтылган транспорт чаралары очрап тора. «Тәгәрмәчле транспорт чаралары куркынычсызлыгы турында» Таможня берлегенең техник регламентында күрсәтелгәнчә, транспортның алгы һәм җилдән саклый торган тәрәзәләренең яктылык уздыручанлыгы 70 проценттан да  ким булмаска тиеш. Бу кагыйдәне бозучыларга 500 сум күләмендә административ штраф каралган. Мондый хәл яңадан кабатланса, полиция хезмәткәренең законлы таләбенә буйсынмаган өчен машина хуҗасына юл инспекторы эш ачарга тиеш. Моннан тыш, машина хуҗасына 15 тәүлеккә кадәр арест салу яки 500-1000 сум күләмендә штраф яный,  - ди ЮХИДИ башлыгы Рамил Гарифуллин.
Озакка сузылмаган рейд барышында да  инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган – 10, машина тәрәзәләрен чамадан тыш каралткан  2 очракны ачыклаган.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: