Зәй офыклары

Резеда Вәлиуллина: “Әлегә диспансеризация үтәргә бары тик 65 яшькә кадәрге кешеләрне генә чакырабыз”

Пандемия белән бәйле сәбәпле, дәваханәләрдә диспансеризация узу тукталып торган иде. Бу көннәрдә ул яңадан торгызылды. Медицина ярдәменең шундый формасы зәйлеләрнең үлемен киметү һәм гомер озынлыгын арттыру өчен алып бара. Ә эпидемиягә каршы чараларны медицина хезмәткәрләренә дә, медицина тикшерүе үтәргә килүчеләргә дә үтәргә кирәк булачак.

Диспансеризация узуның вакытлыча яңа тәртибе турында район үзәк дәваханәсенең лаборатория - поликлиника эшчәнлеге буенча урынбасары Резеда Вәлиуллина сөйли.
-Без бүгеннән диспансеризация үткәрүне башладык.Әмма, пандемия буенча  аерым чикләүләр саклану сәбәпле,  диспансеризация үткәрүнең вакытлыча яңа тәртибе кертелде. Ул нәрсәләрдән гыйбәрәт соң? Беренчедән, диспансеризация үтәргә теләүчеләр  ТР дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша яисә 7-50-16 телефоны аша медицина тикшерүе үтүгә алдан язылырга тиеш. Шулай булгач, билгеләнгән вакытка гына килергә кирәк. Бу пациентлар дәваханәдә күпләп җыелмасын өчен эшләнә. Икенчедән, әлегә диспансеризацияне  65 яшькә кадәрге кешеләр генә үтә ала. Нигә икәне аңлашыла дип уйлыйм.
Диспансеризация узучыларны поликлиника башка сәбәпләр белән килүчеләрдән саклау максатында, диспансеризация үтүчеләр “В” корпусына  (диагностика корпусы) узарга тиеш булалар. Кешегә  кая барасы, кая керәсен күрсәтүче күрсәтмәләр куелды. Керү постында тән температурасын үлчәгәннән соң, тиешле дезинфекция чаралары үткәч, бинаның икенче катына күтәрелергә кирәк. Беренче чиратта кирәк булган тикшерүләр шунда башкарыла. Кабатлап әйтәм, без әлегә диспансеризация үтәргә бары тик 65 яшькә кадәрге кешеләрне генә чакырабыз.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: