Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Резидә Нигъмәтҗанова: Укыту - һөнәр генә түгел, барлык тормышым да

Һөнәрен өзелеп яратучы, укучыларына тиешле белем бирүгә бар көчен куючы шәһәрнең 7нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резидә Рәхимҗан кызы Нигъмәтҗанова белән әңгәмә кордык.

Талантлы укытучы үз белемен башкаларга бирә, авырлыкларны җиңеләйтә, бала күңелен аңлый белә. Моның өчен укытучы булып туарга, гомерең буе укытучы булып яшәргә кирәк. Укытучы ул һөнәр генә түгел, ул – аның язмышы! Һөнәрен өзелеп яратучы, укучыларына тиешле белем бирүгә бар көчен куючы шәһәрнең 7нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резидә Рәхимҗан кызы Нигъмәтҗанова белән әңгәмә кордык.
-Резидә Рәхимҗановна, үзегез белән таныштырыгыз әле. Ни өчен нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладыгыз?
-Мин – Спас районы Ямбакты авылы кызы. Мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогика училищесында, аннан Казан дәүләт педагогика университетында белем алдым. Кечкенәдән укытучы һөнәренә мөкиббән булдым. Татар теле укытучыбыз Саимә апаның үткәргән дәресләрен игътибар белән тыңлап, олимпиадаларда катнашып, мин инде алга таба үземне Саимә апа роленә куеп карый идем. Мин аның һәр хәрәкәтен, сөйләмен, балалар белән үз-үзен тотышын яратып күзәтә идем. Гап-гади, ләкин чын укытучы иде ул. Мәктәптән өйгә кайткач, курчакларны утыртып, шифоньерның тактасына язып дәрес бирә идем. Аннан апам Рәшидә Җиһаншина да озак еллар Зәйнең 4нче мәктәбендә татар теле укытты.
-Сез бу көннәрдә 55 яшьлек юбилеегызны билгеләп үтәсез. Педагогик хезмәт стажыгыз күпме?
-1985 елдан “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияче, методист булып эшләдем, 1991 елдан башлап татар теле һәм әдәбияты укытам. Башта татар гимназиясендә 6 ел укыттым, калган эшчәнлегем инде бүгенге көнгә кадәр 7нче мәктәп белән бәйле.
-Шушы еллар дәвамында әти-әниләр тарафыннан татар телен өйрәнүгә карата канәгатьсезлек белдерүчеләр булдымы?
-Бер генә укучымның да, бер генә әти-әнинең дә татар телен өйрәнүгә карата канәгатьсезлек белдергәне юк. Менә быел мин V сыйныфларның класс җитәкчесе, киресенчә, рус балалары, аларның әти-әниләре, үзем класс җитәкчесе булгангамы, бик теләп дәресләргә йөриләр, кызыксыналар. Дәресләремне бала кызыксынырлык, аны җәлеп итәрлек итеп оештырырга тырышам. Уен формасын да кулланам, проектлар да төзибез, рәсемнәр дә ясыйбыз, сөйләм телен дә үстерәбез.
-Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә, диләр. Мүкләнгән таш хәлендә калмас өчен нишләргә? Бүгенге югары технологияләр заманында ничек барысы-на да өлгерергә? Бәйге-конкурслар, конферен-цияләрдә катнашасызмы?
-Укучылар югары технологияләрне иярләгән чорда дәреслеккә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел. Замана бик тиз үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара, ләкин нигәдер китап уку модасы гына югала бара. Укучыларым белән дәресләрдә татар язучыларының әсәрләрен яратып укыйбыз һәм өйрәнәбез. Аларны китап укырга тартырга тырышам. Дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестлары кулланам. Үземне төрле бәйгеләрдә сыныйм: “Ел укытучысы”, “Сыйныф җитәкчесе”, “Татар теле укытучысы” бәйгеләрендә, конференцияләрдә даими катнашам. Зәйдә ел саен Таҗетдин Ялчыголга багышланган конференцияләр үтә. Укучыларым аларда беренче-икенче урыннарны алып киләләр. Мәсәлән, XI сыйныф укучысы Алмаз Рәхмәтов ел саен Ялчыгол укуларында беренче урыннарны бирми. Шулай ук VII “Б” классыннан Амирә Гобәйдуллина призлы урыннарны яулый. Хәзер инде “Тукай укулары”на әзерләнәбез. Укучыларымның, үзем үстергән балаларның уңышларын күреп ничек сөенмисең!
-Ничек уйлыйсыз, татар телен өйрәнү өчен атнасына өч сәгать җитәме?
– Әлбәттә, өч сәгать кенә аз инде. Балаларга бит өч сәгатьтә генә әдәбият, телне, грамматика, бөтен материалны да биреп бетереп булмый дип уйлыйм. Бу бүгенге көндә без – татар теле укытучылары өчен авырткан урын, дип әйтергә була. Шулай ук бала белән ата-ана мәктәптән кайткач татарча сөйләшсә, өч сәгать тә җитәргә мөмкин. Үзенең дә теләге булса, ул бала татарча өйрәнәчәк.
-Үткәннәргә кире кайтып, яңадан укытучы һөнәрен сайлар идегезме?
-Укыту - һөнәр генә түгел, барлык тормышым да. Уйлап карасам, бөтен яшәвем, кызыксынуларым, аралашуым – барысы да шушы бер юлга барып тоташа. Уемда гел укучылар, балалар. Кайда барсам, ни эшләсәм дә күңелем гел
алар белән сөйләшә. Чыгарылыш укучыларым һәрвакыт хәлемне белеп торалар. Хезмәт юлын яңадан сайлау мөмкинлеге туса, кем булыр идең, дип сорасалар, җавабым бер генә булачак: “Бары тик укытучы!”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев