Зәй офыклары

РФ Конституциясе буенча тавыш бирү өчен участоклар көн саен дезинфекцияләнәчәк

Илнең төп законына үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү Татарстанда 25 июньнән 1 июльгә кадәр узачак.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен барлык участоклар да көн саен тулы санитар эшкәртү узачак. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Һәр көн тәмамлангач, Татарстанның ветеринария хезмәте белгечләре биналарны тулысынча санитар эшкәртү эшләрен башкарачаклар. Белгечләр тавыш бирү кабиналарын, җиһазларны, барлык проходларны һәм диварларны – участок урнашкан бина болдырына кадәр эшкәртәләр", - диде Кондратьев.

Участок эшкәртелгәннән соң, аны, тавыш бирүнең икенче көненә кадәр, бинага керү юлын ябып тору карала. Моннан тыш, участокларда көн дәвамында дезинфекцияләү эретмәләре белән даими дымлы җыештыру планлаштырылган. Бу тавыш бирүдә катнашучыларның иминлеген тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип аңлатты ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.

Татарстан территориясендә РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирү барышында 65 территориаль һәм 2809 участок сайлау комиссиясе җәлеп ителгән. Кичә алар Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп участокларны әзерләүне төгәлләделәр. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: