Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Риф Әхмәтҗанов: «Хәйриячелек җаныма тынычлык бирә",- ди

Карамалы аучылык хуҗалыгында хәйриячелек чарасы үтте.

Шәхси эшмәкәр Риф Әхмәтҗанов ярдәме белән оештырылучы “Мәрхәмәтлелек көне” традициягә әйләнде. 10 елдан артык “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге башлангычы белән мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм чарасы уздырыла.


 

Узган чәршәмбедә хуҗалыкта 3 яшьтән алып 16 яшькәчә социаль ярдәм алучы 50дән артык бала әти-әниләре белән әлеге чарада катнашты. Хәйриячелек чарасына спорт һәм яшьләр эшләре идарәләре дә кушылды. Спорт идарәсе балаларны бирегә алып килү өчен автобуслар белән ярдәм итсә, яшьләр эшләре идарәсе балалар өчен күңелле уеннар, спорт эстафеталары, биюләр оештырды. Балалар аларда бик теләп катнаштылар.


 

Аучылык хуҗалыгының генераль директоры Руслан Әхмәтҗанов шәхсән үзе балаларны квадрациклда йөртте. Балалар рәхәтләнеп көймәдә йөзде, урманның саф һавасын сулады.
Балаларның шатлыгын йөзләреннән күреп була иде. Алар шаярдылар, уйнадылар, бер-берсе белән аралаштылар.


 

Данис Курамшин бирегә әбисе Гөлфия ханым белән килгән. Гөлфия ханым оныгын тәрбияләргә, укытырга булыша. Данисның әтисе Илдар 2003 елдан инде контракт нигезендә хәрби хезмәттә, әнисе Юлия кечкенә бала белән декрет ялында. Мөмкинлекләре чикле балаларның күңелен күтәрү, күпмедер вакытка булса да үзләрен бәхетле итеп тою, мәдәни тормышта яшәтеп алу теләге белән оештырылган чара өчен ул Риф Әхмәтҗановка олы рәхмәтен белдерде.
"Миңа монда бик ошый. Җәнлекләр, су кошлары белән фотога төштем. Көймәдә йөздем, квадрациклга утырып йөрдем",-ди Данис.

 

Данис быел VI сыйныфка укырга бара. Ул өйдә укый. 3нче мәктәп укытучылары өйләренә килеп белем бирә, янәшәдә киңәш бирүче, ярдәм итүче белгеч-укытучылар да булгач, әти-әни өчен бу - зур таяныч. Данис - бик ачык күңелле егет, тиз аралаша.
 

Социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина мондый чаралар күбрәк булсын иде дигән теләктә.
-Җәй көне мөмкинлекләре чикләнгән балаларны бирегә чакырабыз. Чөнки биредә саф һава, урман, күл бар. Табигать үзе дә авыруларга дәва була ала бит. Балалар табигать белән очрашкач, тынычланып китә. Үзләренең танып-белү сәләтләрен дә үстерә. Балалар арасында берничә ел рәттән килгәннәре дә, әле яңа гына мөмкинлекләре чикләнгәннәр төркеменә алынганнары да бар. Балаларны әти-әниләре, әби-бабайлары белән бергә чакырабыз. Алар башка әти-әниләр белән аралашалар, бер-берсеннән киңәшләр алалар. Биредә үк аларның сорауларына җавап бирергә дә тырышабыз. Минем барлык оешма, предприятие җитәкчеләренә мөмкинлекләре чикле балаларга игътибарлы булсагыз иде, дип мөрәҗәгать итәсем килә. Алар арасында елына бер-ике генә мәртәбә мондый чараларга чыгучы балалар да бар. Карамалы аучылык хуҗалыгы җитәкчесе Риф Әхмәтҗановка олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Ул һәр елны безне теләп каршы ала, биләмәләрен гел яңартып, тәртиптә тота, - диде ул.

 

Әлбәттә, мондый чараларны оештыручыларның күңеле изгелектә. Шуңа да, хәйриячелек аларның җанына тынычлык бирәдер.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев