Зәй офыклары

Рифкать Фәрдиев: "Сайлауларда катнашу – безнең бурыч"

Зәйдә сайлауларда районыбызның Мактаулы гражданнары да сәяси вакыйгада актив катнашып, яшь буынга үрнәк күрсәтә. Шуларның берсе Рифкать Фәрдиев, Зәй политехник колледжында урнашкан сайлау участогына килеп, үз фикерләре белән дә уртаклашты.

 Рифкать Фәрдиев, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы  Мактау грамотасына ия,   Зәй муниципаль районының Мактаулы  гражданины:

-18 яшь тулганнан бирле сайлыйм мин. Беренче мәртәбә сайлаганым әле дә хәтеремдә. Төньяк флотта  хезмәт иткәндә Североморск шәһәрендә  сайлаган идем. Аннан соң да сайлауларга һәрвакыт җитди карадым. Гомумән, сайлауларны көтеп алам.  Кайда гына эшләп, нинди генә вазифалар башкарсам да, кул астында эшләүчеләрдән сайлауга баруларын тәэмин итәргә тырышты. Мин үзем шәхсән дүрт чакырылыш район Советы депутаты булып тордым. Һәрберебезнең, участокка барып, тавыш бирүе зарур дип саныйм.  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: