Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Ринат Насыйбуллин: Вакцина - яңа коронавирус инфекциясеннән ышанычлы саклаучы

Бүгенге көндә коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясату көн кадагындагы мәсьәлә булып тора.

Вакциацияләүнең мөһимлеге турында без “Роспотребнадзор”ның Зәй бүлеге җитәкчесе Ринат Насыйбуллин белән әңгәмә кордык.
-Ринат Миңнуллович, сөйләшүне вакциналар тарихына кыскача күзәтү ясаудан башлыйк эле...
-Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) кеше сәламәтлегенә глобаль куркыныч янауның берничә факторын билгеләде. Алар сугыш, һаваның пычрануы, климат үзгәрү, диабет, яман шеш, вакцинациядән баш тарту.
Иммунизация ел саен дифтерия, столбняк , коклюш һәм кызамык кебек авырулардан 2-3 миллион кешене үлемнән коткарып калу мөмкинлеге бирә.
Алда әйтелгән авырулар китереп чыгара иорган инфекцияләр ни белән куркыныч соң? Беренчедән, дифтерия вакытында авыручыларның өчтән икесендә йөрәк авыруы (миокардит) барлыкка килә. Яраланып, столбняк белән авырырга була, аннан үлүчеләр саны 90-100 процентка җитә. Балаларда кызамыктан энцефалит (баш мие ялкынсынуы) була, ә бу исә баланың интеллектуаль үсеше бозылуга һәм үлеменә китерергә мөмкин. Эпидемик паротит (свинка), балаларда саңгырау калуга һәм аеруча малайларда, балысызлыкка сәбәпче булырга мөмкин. Полиомиелит паралич белән яный. Грипп-тан (пневмония һ.б.) өзлегүләр госпитализацияләүгә һәм үлемгә китерергә мөмкин.
Эпидемиологик иминлекне тәэмин итү өчен, халыкны планлы иммунизация белән колачлау дәрәҗәсе кимендә 95 процент тәшкил итәргә тиеш.
-Хәзерге вакытта ковид белән бәйле вазгыять ниндирәк?
-2020 елда хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар һәм яңа коронавирус инфекциясен йоктыру буенча эпидемиологик хәл катлауланды.Тулаем алганда, Россиядә эпидемиологик вазгыять шактый яхшырак. Чөнки без үз вакытында күрелгән чаралар һәм аларның үтәлешен дөрес контрольдә тоту аркасында дөньяда дүртенче урында торабыз. Ковидны дәвалау акрынлап медицина хезмәткәрләре һәм пациентлар өчен дә аңлаешлы процесска әверелә бара. Гомумән алганда, төрле дәрәҗәдәге авыруларны дәвалау буенча хәзер 14 төрле схема билгеләнгән. Сәламәтлек сак-лау министры сүзләренә караганда, контрольдә тотылмый торган инфекцияләрне дәвалау өчен универсаль препарат юк. Бары тик вакциналаштыру һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү практикасы гына авырулар дәрәҗәсен киметергә мөмкинлек бирәчәк. Әмма моның өчен халыкны иммунизацияләү буенча чараларны планлы рәвештә уздыру да кирәк.
Гасырлар дәвамында кешелек даими рәвештә инфекцияләр, эпидемияләр, пандемияләр белән очраша. Көрәш һәм профилактиканың барлык чараларыннан абсолют җиңүче булып вакцинация тора.
-Дөньяда төрле авыруларга каршы вакцинацияләү нәтиҗәләре турында да әйтеп узсагыз иде..
-Вакцинация тарихы инде 225 елга якын. Вакциналарның кешеләр тормышын үзгәртүенә берничә мисал китерәм. Оспа авыруы, XX гасырда гына әлеге гадәттән тыш вируслы чир 300 миллионнан артык кешене һәлак иткән. Авыру йоктыручыларның 30 проценттан артыграгы үлгән. Гасырлар дәвамында кешеләр оспага каршы чара эзләгән һәм ахыр чиктә, беренче вакцина ясалган. Вакциналы профилактиканың иң мөһим уңышларыннан берсе - табигый оспаны бетерү. 1979 елда җир шарында оспаны бетерү турында игълан ителә. Бу сәламәтлек саклау тарихында иң зур җиңүләрнең берсе булып кала бирә. Йөз елдан соң Луи Пастер Дженнерга карата хөрмәт йөзеннән, вакциналар белән ясалма иммунитет булдыру принцибына нигезләнгән барлык препаратларны вакцина дип атарга тәкъдим ителде.
Полиомиелит оспага караганда азрак кешене үтергән, аның каравы бу авыру исән калганнарга карата күпкә кыркынычрак. Вирус организмга авыз аша үтеп керә, канга эләгә һәм нерв системасын зарарлый. Ул еш кына аяк-ларда дәваланмый торган паралич китереп чыгара, һәр унынчы пациент үпкә мускуллары параличы нәтиҗәсендә үлә. 1952 елда Америка табибы Джонас Салк полиомиелиттан вакцина ясый. 2002 елда полиомиелит Европада һәм Төньяк Америкада бетерелә. Эксперт бәяләүләре буенча, дөньяда полиомиелиттан ясалган вакцина ярдәмендә миллион ярым кеше исән калган һәм 18 миллион кеше йөри башлаган. Мондый мисалларны алга таба да санап булыр иде.
2001 елда профилактик прививкалар календаре милли статуска һәм федераль бюджеттан финанслау гарантиясенә ия булды.
-Коронавируска каршы вакциналар турында ни әйтерсез...
-Бүгенге көндә
вакцинация - медицина тарихында иң мөһим казаныш һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора.
2020 елда Россиядә яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау өчен ике вакцина теркәлгән. Август аенда теркәүне Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н. Ф. Гамалей исемендәге үзгек тарафыннан эшләнгән «Спутник V» (Гам-Ковид - Вак) препараты, ә октябрьдә Новосибирскиның «Вектор» - «ЭпиВакКорона»үзәге вакцинасы узды. Ике вакцина да яңа коронавирус инфекциясеннән ышанычлы саклый.
Вакцина ясаганда аларның генетик нигезе бетерелә, ә аның урынына вирусның бер өлешендә махсус аксым коды салынган ген кертелә. Бу аксым кеше өчен бернинди куркыныч та тудырмый. Ул иммунитетка вируска дөрес реакция ясарга һәм аңа каршы антитәнчекләр ясарга булыша.
Пациентка 21 көн интервалы белән төрле типтагы аденовируслар белән ике укол ясарга кирәк. Беренче компонент оргнизмда иммунитент җавабын башлап җибәрә, ә икенчесе аны көчәйтә.
«ЭпиВакКорона» вакцинасы бер компонентлы.
«Кови Вак» үзәгендә эшләнгән «Кови Вак» коронавирусыннан өченче Россия вакцинасы 19 февральдә теркәлде һәм 25 мартта җитештерүгә җибәрелде.
Ковидка каршы вакцинация 18 яшьтән өлкәнрәкләргә ясала һәм, барыннан да элек, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен аеруча мөһим.Прививка федераль бюджет акчалары хисабына бушлай ясала,әлбәттә, ирекле рәвештә. Әйткәнемчә, прививка ике тапкыр ясала, 21 көн интервал белән.
-Прививка ясауда гражданнарны берничә категориягә бүлү дә каралган. Алар нинди категорияләр?
-Прививка ясату буенча гражданнар өч категориягә бүленә. Беренче категориягә медицина, мәгариф оешмалары, социаль хезмәт күрсәтү һәм күпфункцияле үзәкләр хезмәткәрләре, социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында эшләүчеләр, шулай ук бронхлар, үпкә, йөрәк-кан тамырлары, шикәр диабеты һәм симерү авырулары булган затлар керә.
Икенче категориягә транспорт һәм энергетика оешмалары хезмәткәрләре, хокук саклау органнары, дәүләт контроль органнары хезмәткәрләре, дәүләт чиге аша уздыру пунктларында эшләүчеләр. вахта ысулы белән эшләүче затлар, волонтерлар, хәрби хезмәткәрләр; хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмалары хезмәткәрләре карый.
Өченче категориягә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, һөнәри белем бирү һәм югары белем бирү учреждениеләрендә эшәчеләр, 18 яшьтән өлкәнрәк укучылар, хәрби хезмәткә чакырылучы затлар керә.
-Коронавирустан прививка ясаткач битлек, башка саклану чаралары кулланыламы?
Йомгаклап шуны әйтәсем килә - вакцинация ярдәмендә ковидны җиңәргә безнең көчебездән килә. Шунысын да әйтик, күпләр вакцинациядән соң битлек кияргә кирәкме - юкмы дигән сорау бирә.
Прививка ясалган пациент битлек һәм перчаткалар киюдән азат ителми, шулай ук ул социаль дистанцияне дә сакларга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев