Зәй офыклары

Риназ - Бөтенроссия конкурсы төбәк этабы җиңүчесе

15 майда Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә АгроНТИ-2019 Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы узды.

Конкурсның  максаты – авыл мәктәпләре   балаларын  Милли технологик инициативаларның   (НТИ)  технологик  өстенлекләре  белән  таныштыру һәм аларны  камилләштерү,  шулай ук аларны авыл  хуҗалыгында  цифрлы  технологияләр куллану эшенә,   АПКны  роботлаштыру  мәсьәләләрен хәл итүгә, авыл  хуҗалыгында  пилотсыз  техника   куллануга  җәлеп итү.  Ул  укучыларның  иҗатка  сәләтләрен  үстерүгә һәм  авыл  хуҗалыгы фәннәре  өлкәсе белгечлекләре белән  кызыксынуны  арттыруга   йөз тота.         Анда   авыл  мәктәпләренең    5-11 сыйныф укучылары үзләрен сынады. Ике  көн  дәвамында  балалар вәзгыяти команда  биремнәрен  чиштеләр һәм   мөстәкыйль  рәвештә  үзләренең    агрокоптерларын, роботларын һәм    метеоҗайланмаларын  җыйдылар.
Зәй данын бәйгедә Сәвәләй һәм Югары Мәлем мәктәпләре укучылары яклады. Киеренке барган бәйгедә Югары Мәлем мәктәбеннән Риназ Нуруллин төбәкара этабы җиңүчесе булды.  Финал ярышлары 30 августтан  6 сентябрьдә  Белгород һәм Әлмәт шәһәрләренә узачак. Җиңүчеләр  «Алтын көз-2019» Россия  агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында  махсус мәйданчыкта үзләрен сынап, кыйммәтле   призларга ия булачак.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: