Зәй офыклары

“Рисаләи Газизә” китабы тәкъдим ителде

Казанда милли китапханәдә якташыбыз, дин галиме Таҗетдин Ялчыголның "Рисаләи Газизә" китабын тәкъдим итү булды. Чарага дин әһелләре, галимнәр, язучылар, аерым алганда, Хатыйп Миңлегулов, Фәрит Яхин, Сәлим Гыйләҗетдинов, Фоат Галимуллин, Рамил Исламов, Фәридә Хәсәнова һәм башка галимнәр чакырылды. Китап "Хузур" нәшрият йорты тарафыннан нәшер ителгән. Әсәрне басмага танылган галим Хатыйп Миңнегулов...

Казанда милли китапханәдә якташыбыз, дин галиме Таҗетдин Ялчыголның "Рисаләи Газизә" китабын тәкъдим итү булды. Чарага дин әһелләре, галимнәр, язучылар, аерым алганда, Хатыйп Миңлегулов, Фәрит Яхин, Сәлим Гыйләҗетдинов, Фоат Галимуллин, Рамил Исламов, Фәридә Хәсәнова һәм башка галимнәр чакырылды. Китап "Хузур" нәшрият йорты тарафыннан нәшер ителгән. Әсәрне басмага танылган галим Хатыйп Миңнегулов әзерләгән. "Рисаләи Газизә"нең яңа басмасы Диния нәзарәте игълан иткән 2014 - Дини гореф-гадәтләрне торгызу елы кысаларында бабаларыбызның рухи мирасын торгызу, бүгенге буынга кайтару ниятеннән басылды. Чарада имам-мөхтәсип Сәгыйть хәзрәт Камалов, Зәйдә яшәүче Ялчыгол нәселе вәкилләре дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: