Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Рита Әхмәтова: “Укучының мәдәни көндәлеге"нә гаиләдә игътибар зур

“Укучының мәдәни көндәлеге" проекты алты ел инде гамәлдә һәм шул дәвердән китапханәдә башлангыч сыйныфлар өчен төрле кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар оештырыла. Асылда проект эшчәнлеген җәелдерә бара.

- “Укучының мәдәни көндәлеге" башлангычы республикабызның уникаль табышы булды дияргә тулы җирлек бар. Әлеге проект соңгы елларда  барлык башлангыч сыйныф малай-кызларын колачлады. Шунысы мөһим, укучының “мәдәни көндәлеге"нә гаиләдә  игътибар зур булуы куандыра, - ди үзәк китапханәнең балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Рита Әхмәтова.

Әйткәнебезчә,  "Укучыларның иң яхшы мәдәни көндәлеге" бәйгесе дә елдан-ел киң колач ала бара. Бу көннәрдә бәйгенең 2020-2021 уку елының республика этабына нәтиҗә ясалды. Бу уку елында проектның иң актив катнашучылары булып шәһәребезнең 7нче мәктәбеннән Арсений Воллерт  ( I класс), Аксинья Тулынина (II класс), 4нче мәктәптән Диләрә Йосыпова (III «а» класс) 6нчы мәктәптән Максим  Якимов (IV «а» класс), Рәзинә Йосыпова исә "Иң яхшы мәдәниятле ана" булып табылды. Быелгы исемлектә проектта яңа катнашучылар күренә, димәк, проектны үз итүче мәктәпләр шактый.

 Әниле-кызлы Йосыповалар булдыра. Рәзинә ханымның әлеге бәйгедә дүртенче ел рәттән җиңүе инде. Рәзинә ханым Йосыпова әйтүенчә,  шәхесне рухи яктан баетучы әлеге проектка гаиләдә аеруча игътибар зур. Ул бала һәм ата-ананы якынайта, берләштерә. Мондый ата-аналар күбрәк булсын, башкалар да аларга кушылсын иде.

-"Укучының мәдәни көндәлеге" балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру, укучыларны һәм олыларны рухи яктан баету максатын күздә тота. Алай гына да түгел, көндәлек укучыда аралашу күнекмәләрен булдыра, гражданлык позициясен, туган якка мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли, -ди Рита Әхмәтова.

Алдагы елларда республика бәйге җиңүчеләре Казанга “Әкият” татар курчак театрына чакырылып, алар өчен котлау тантанасы һәм мәдәни чаралар оештырыла иде. Агымдагы елда да ул урыннарда китапханәләрдә оештырылды.

Шулай итеп 21 майда Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәкләштерелгән китапханәдә җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Дипломнары һәм бүләкләр тапшырылды һәм ихлас котлау сүзләре ирештерелде.

Җиңүчеләрне тагын да зур сөенеч - Казандагы “Әкият” татар курчак театрына сәяхәт көтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев