Зәй офыклары

Үрнәк ул Айгөл

Бигеш авылы китапханәсендә күп еллардан бирле Айгөл Хәмит кызы Маликова эшли. Ул үз эшен бик яратып башкара.

Айгөл китапханәгә килгән олысын да, кечесен дә якты йөз белән каршы ала, тәмле сүзе, ягымлылыгы белән һәркемне үзенә тартып тора. Кирәкле китапны, сораган материалны табып, укучысына тәкъдим итә. Газета-журналлар, яңа китаплардан күргәзмәләр, юбилей даталарына багышланган күрсәтмә материалларны китап укучыларның күз алдына урнаштыра, алар белән таныштыра. Айгөл китапханәдә төрле темаларга кичәләр оештыра, авылдашлары бу кичәләрдә бик теләп катнашалар.
Район, республика күләмендә үткәрелә торган бәйгеләрдә дә Айгөл теләп катнаша, призлы урыннарга лаек була. Мәдәният йортында үткәрелә торган барлык чараларның үзәгендә дә ул кайный.
Айгөл сәламәт тормыш рәвеше алып бара: фитнес белән шөгыльләнә, волейбол секциясенә йөри. Гаиләсе – ире Әнәс, улы  Марат һәм кызы Гүзәл дә спорт белән шөгыльләнәләр. Әти-әнисенә итагатьле бала, иренә тугрылыклы хатын, балаларына үрнәк әни ул безнең Айгөлебез. Күршеләре, туганнары, якыннары да  аны ихтирам итә, ярата.
Авылдашлары исеменнән Айгөлгә рәхмәт белдерәсебез килә. Айгөл, Ходай сине, якыннарыңны сәламәтлектән аермасын. Нурлы йөзеңнән ягымлы елмаю югалмасын. Без сиңа эшеңдә уңышлар, гаиләңдә бәхет телибез.
Авылдашлары исеменнән Раушания Ханнанова, Галия Муллина.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: