Зәй офыклары

Үрнәклеләр һәр мизгелнең кадерен белеп эшли

"Восток" агрофирмасының "Үрнәк" җитештерү комплексы хезмәтчәннәре уракка беренчеләрдән булып кереште. Әлеге мөһим кампания - урып-җыюда үрнәклеләр үзләрен тырыш хезмәт, аяусыз эш белән аклый. Без узган атнаның кояшлы бер көнендә әлеге җитештерү комплексы басу-кырларында булып кайттык. Механизаторлар бер минут түгел, бер секундны да исраф итмичә эшләргә тырышкан мизгелдә, без - журналистларга алар белән аралашу өчен кичке ашны көтәргә туры килде. Урып-җыюда биредә сыйфатка аеруча зур игътибар бирелә.

Өч бригада - “Үрнәк”, “Мәлем” һәм “Сармаш” бригадаларын берләштергән әлеге җитештерү комплексының 11500 гектар мәйданда сөрүлек җире бар. Әлеге комплекста 170тән артык кеше хезмәт куя. Биредә көзге культуралар - 1800, арпа-2200,  язгы бодай - 800, шикәр чөгендере - 1500, рапс -1100, көнбагыш  600  гектар мәйдан били.   Әлеге комплексның  “Мәлем” бригадасында арпа җыеп алынган инде. Без әлеге хуҗалыкның “Үрнәк” бригадасына караган  Ни күчтем (хәзер ул авыл юк инде) авылы басуларында булдык. Табигате гаҗәеп матур булган әлеге урындагы басу-кырларда  дистә комбайн 250 гектар мәйдан биләгән “Скипетр” сортлы  көзге бодайны турыга суктыру белән мәшгуль иде.  Аларның сигезе “Агрокөч-төркем” АҖдән, икесе исә политехник колледж һәм комплексның үз комбайннары иде.
-Быел рәхәтләнеп тугарылып, кинәнеп эшләп булмый, инде генә көн утырып китәр төсле, янә яңгыр явып китә дә басуга һич кереп булмый, - ди комбайнчылар.  
 Көн кояшлы булгангадыр, һәркемнең күңеле күтәренке, йөзләрендә елмаю. Киек казлар кебек басу иңләгән комбайннарга карап күңел сөенә: басуны бер әйләнүгә бункерлар тулып, алар “КамАЗ” машиналары бортына бушатыла. “КамАЗ”лар исә бер-бер артлы басу  белән Сарсаз-Баграж авылы ындыр табагы арасында ашлык ташый.   
-Көненә уртача 12-14 рейс ясарга туры килә. Ерак басулардан рейс кимрәк, якыннарыннан исә күбрәк килеп чыга, - ди машина йөртүчеләр.
Кыскасы, җыелган уңыш минуты-сәгате белән ындыр табагында урын ала. Ындыр табагы исә уракның йөрәге, дисәк тә, ялгыш булмас. Кайткан уңыш аннан икмәк кабул итү пунктларына озатыла. Ул  урып-җыю эшләренә тиешенчә әзерләнгән. Олег Чернов урып-җыю чорында ындыр табагы белән мөдирлек итә.
Без әлеге басуда булганда җитештерү комплексы җитәкчесе Фәүҗәт Ханнанов, бригадир Дамир Хәсбәтуллин, агрономнар Николай Тугашев, Максим Васильев белән очрашып сөйләшергә туры килде. Алар бергә фикерләшеп, киңәшеп эшли: киңәшле эш таркалмый шул.
Әлеге комлекста шулай ук агрономнар Айрат Әхмәтшин, Сирень Зарипов, Инсаф Сафин да хезмәт куя. Кыскасы, комплекстагы бригадаларны җитәкли алар. Һәрбарчасы - үз эшенең осталары, тәҗрибәлеләр.
    Комплекс  җитәкчесе Фәүҗәт Ханнанов  әйтүенчә, комбайнчылар көннәр явымсыз торганда иртәдән кичкә кадәр  ал-ялны белми, берсен берсе уздырып эшлиләр. Алар шулай эшләсен өчен барлык мөмкинлекләр бар: ягулык-майлау материаллары җитәрлек, запас частькә кытлык юк, эш оештырылышы яхшы, ди Фәүҗәт Габдрахманович.   Әлеге хуҗалыкта  400 гектар чамасы көзге  бодай, шул ук гектарда арпа алынган инде.
- Арпа һәм көзге бодайның уңышы яхшы, гектарыннан уңыш 50 центнердан югары. Көне булып, комбайннар ватылмый эшләп торганда, көзге культураларны тиз көннәрдә җыйнап алу бурычы тора, -ди комплекс җитәкчесе. Әлбәттә, моның өчен урып-җыю эшендә катнашучы һәр звеноның бердәм хезмәте кирәк. Ватылганда иң беренчеләрдән булып ярдәмгә килүче эретеп-ябыштыручы Алексей Пукаев һәр минутның кадерен белеп эшли. Үз эшенең остасы  Алексей, пенсия яшендә булса да, икмәк өчен көрәштә  сынатмый. Вакытны әрәм итмәс өчен ул төзекләндерү кирәк булган җиһазларны төяп, комбайннарны озатып йөри. Басуда янгын куркынычсызлыгын исә механизатор Андрей Иванов техникасы белән  тәшкил итә. Механизаторлар арасында династияләр белән эшләүчеләр бар. Алар - Уразайкиннар, Батаевлар.
- Без нәселебез белән аграрийлар, басу-кырларсыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйбыз, - ди Дмитрий Уразайкин.
Басуларда эш өчен янып йөргән яшь, урта һәм өлкән буынга сокланырлык. Бакчи, Ион Батаев, яшьләрдән уздырып, “КамАЗ” машинасында эшли. Ул тумышы белән Кабан-Бастрык авылыннан.
-Өч дистә ел инде машина иярлим. Мин иңләгән басу-кырларны бер җепкә сузсаң, җир шарын әйләндереп алырлык булыр иде иде, -ди өлкән Батаев.
Аның улы Руслан  исә комбайнда эшли. Аның “тимер ат”ны беренче елын гына иярләве икән.

Без басу-кырлар буйлап йөри торгач, кичке аш вакыты да килеп җитте. “УАЗ” машинасын иярләгән Иван Чернов   минуты-сәгате белән басуга килеп туктады. Пешекчеләр әзерләгән ризык исе басуга таралып, борыннарны кытыклый башлады.
-Пешекчеләребездән уңдык, ризыкларны тәмле итеп әзерлиләр, - ди механизаторлар.
-Алты ел пешекче булып эшлим. Хезмәттәшләрем Надежда Кузьмина, Клара Низакова белән бергә  әзерләгән ризыкны басуга үзебез алып килеп ашатабыз,  -ди Людмила.

Без форсаттан файдаланып, әлеге мизгелдә комбайнчылар белән аралаштык, аларның агымдагы ел урып-җыю эшләренә фикерләре белән кызыксындык.  Алар безнең белән озаклап тормадылар, янә комбайннарына утырып, басу иңләргә керештеләр.
-“Мәлем” бригадасында суктырылган басулардан шунда ук салам җыелып барып, алар терлекчелек комплекслары янәшәсенә алып кайтып урнаштырылды, -ди Фәүҗәт Ханнанов.
Басу-кырларда ике пресс салам җыйгыч, төягеч тракторлар җәлеп ителгән. Алып кайтылган салам урыннарда эскертләргә өелә бара.
Шунысы игьтибарга лаек, салам җыелган басулар шунда ук  көчле һәм заманча “Челленджер” тракторларының “Хорш” агрегатлары  белән тирән итеп  сөрелеп барыла.  Хуҗалыкта көзге культуралар чәчү өчен 1800 гектар мәйданда җир әзерләнгән инде. Александр Пукаев исә “ХТХ-215” тракторы  белән шулай ук  җир эшкәртү белән мәшгуль.
Шулай итеп, басу-кырларда берсе артыннан икенче эш тезелеп тора.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: