Зәй офыклары

Һәрнәрсәдә өлгер Халидә әби

Югары Шепкә җирлегенә караган Имәнлебаш авылы - ветераннарга бай төбәк. Бу көннәрдә әлеге авылның озын-озак гомер итүче Халидә әби Әхмәтҗанованың 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үттеләр. Аны юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, җирлек башлыгы Айрат Ишмәтов һәм автоклуб хезмәткәрләре, туганнары, авылдашлары, бала-оныклары килде.

Ризык тулы табыннарда хәерле картлык теләп узды аның гомер бәйрәме.  Валерий  Акатьев әбине район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк  тапшырды. Сугыш һәм аннан соңгы елларда тырыш, аяусыз  хезмәт куйганнар -ихтирам, хөрмәтләүгә лаек буын. Айрат Ишмәтов тәбрикләү чыгышы әнә шул юлларны колачлаган иде. Автоклуб хезмәткәрләре теләкләрен җыр юллары аша җиткерде. Алар Халидә әбинең яшь чагындагы халык җырларын яңгыратты. Юбилярның үзенә генә түгел, авыл халкы өчен дә зур бәйрәм булды ул көнне.
  Халидә әби тумышы белән Аксубай районы Әдәмсу авылыннан. Ә менә кызның балачагы, яшүсмер еллары  Имәнлебаш авылында үткән. Яшьлек еллары эш белән чарланып узган аның. Түбән Кама районы Тоба авылы егете Закир белән гаилә корган. Физик мөмкинлеклеләре чикле булган әлеге пар бер-берсен аңлап, бер-берсенә кирәк һәм терәк булып яшиләр. Алар икесе дә терлекчелек тармагында тырыш хезмәт куялар.  
-Закир абый бик тырыш кеше иде, тал чыбык җыеп алып кайтып, берсеннән-берсе матур  кәрзиннәр үрә иде, аның кул эшләре әле дә саклана, - ди мәдәният йорты директоры Энҗе Әхмәтҗанова.
Үзләре кебек эшкә уңган бер кыз Римманны үстерделәр. Римма тормыш иптәше белән йорт салып керде. Әлеге гаиләдә дүрт бала үсте: өлкән  кызлары тормышка чыкты инде.  Шулай итеп Халидә әбинең ике оныкчыгы бар.
-Кияүләрем бик яхшы, тырышлар, ди Халидә әби сөенеп.
Кышын әби кияүләре белән Түбән Камада яшәсә, җәйгә күчмә кош кебек  Имәнлебашка кайтып яши.
Авылын, авылдашларын  бик ярата ул: күршеләре хәлен белешә, күчтәнәчен кертә. Йомыш белән керүчеләргә йөзе якты, күңеле киң аның. Кыскасы, кешеләргә һәрвакыт ярдәмгә әзер тора ул.Әле бәрәңге алышкан, көзге мул уңышка сөенеп туя алмый ветеран, булганына  шөкерана кылып яши.
Халидә әби кебекләр күбрәк булса иде ул.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: