Зәй офыклары

Роман Шәйхетдинов: “Төзәтмәләр мәгълүмати-технологик үсешне өстенлекле юнәлеш буларак ныгытачак”

ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча сайлауларда тавыш бирде.

-Иннополис өчен мөһим төзәтмәләрнең берсе –Конституциянең 114нче маддәсенә кертелүче төзәтмәләр.Ул илебезнең мәгълүмати-технологик үсешен тәмин итүне өстенлекле юнәлеш буларак ныгытачак. Сер түгел, бүгенге көндә дәүләтләр бер-берсе белән, беренче чиратта, технологияләр һәм кеше капиталы белән көндәшлек итәләр, - диде Роман Шәйхетдинов.
Аның сүзләренә караганда, тәкъдим ителүче төзәтмә цифрлы җәмгытьтә куркынычсызлык институтларына ярдәм итәчәк, россиялеләрнең шәхси мәгълүматларын саклаячак, дәүләт секторы, шулай ук җитештерү тармакларында цифрлаштыру үсешенә стимул булачак, кеше капиталын актив үстерүне тәэмин итәчәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: