Зәй офыклары

Роспотребнадзор 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне дистанцион эш режимына күчерергә тәкъдим итте

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 208нче карары нигезендә өлкәннәргә үз-үзеңне изоляцияләүгә китәргә тәкъдим ителә.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе эш бирүчеләргә 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне дистанцион эш режимына күчерергә тәкъдим итә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

"65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен дистанцион эш режимы яки индивидуаль график буенча эш каралырга тиеш», - дип билгеләп үтте спикер.

Шул ук вакытта Любовь Авдонина Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 208 нче карары өлкән яшьтәге кешеләргә үз-үзеңне изоляцияләүгә китәргә тәкъдим итә, дип искә төшерде.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда Covid-19 коронавирусы аркасында битлек кию режимын һәм коллективларда санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүгә контроль көчәйтелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: