Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Роспотребнадзор кисәтә: Сак булыгыз, тычкан бизгәге!

Авыруны кыр, урман тычканнары кебек кимерүчеләр организмында сакланып, тышкы мохиткә аларның тизәкләре һәм бәвелләре белән чыга торган вирус тарата.

Бөерләргә зыян китерә торган геморрагик бизгәк - бөердәге кан тамырларын һәм башка органнар: йөрәк, ашказаны, үпкә, бөер өсте бизләрен, үзәк нерв системасын зарарлаучы йогышлы авыру. Аны тычкансыман кимерүчеләр (кыр, урман тычканнары) организмында сакланып, тышкы мохиткә аларның тизәкләре һәм бәвелләре белән чыга торган вирус тарата.
2020 елда Зәй районында геморрагик бизгәк авыруының бер очрагы теркәлде. Кешегә бу авыру һава-тузан юлы белән йога. Аны бүлмәләр, биналар җыештыру, урман кисү, чүп җыю, печән белән эшләү, шулай ук тәмәке тарту һәм ашау вакытында тузанлы һава белән йогктырырга мөмкин. Зарарлану очракларының күпчелеге урманга йөргәндә, кыштан соң бакча йортларын җыештырганда, гөмбә, җиләк-җимеш җыйганда, балык тоткан вакытта килеп чыга.
Авыру симтомнары белән ул салкын тиюгә охшаш: температура күтәрелә, калтырата, туңдыра. Ләкин тычкан авыруы организмны интоксикациягә китерә, бөерләрдә проблема килеп чыга, тромбогеморрагик синдром тудыра. Ир-атларның әлеге чирне хатын-кызларга караганда авыррак кичерүе билгеле. Бөерләрдә өзлегү килеп чыкканда һәм дәвалануны вакытында башламаганда тычкан бизгәге үлемгә китерергә мөмкин.
Вирус хайваннардан кешегә күчә. Шуның өстенә, тычканнар вирусны йөртүчеләр генә булып исәпләнми, алар симптомнарны да үзләрендә кичерәләр. Бер кешедән икенче кешегә вирус күчми.
Тычкан бизгәген йоктырмас өчен нинди чаралар күрергә кирәк соң? Иң элек шәхси гигиена таләпләрен төгәл үтәргә, эчә торган суны һәм ризыкны кимерүчеләрдән сакларга кирәк. Табигатькә чыкканда, урманда һәм басу-кырларда эшләгәндә су һәм ризыкны кимерүчеләр кермәслек итеп ябык савытларда сакларга, эшләгәннән соң кулларны сабынлап юарга кирәк. Тычканнар кимергән ризыкны ашарга ярамый. Хуҗалык эшләрен башкарганда: бакча чистартканда, салам керткәндә авыз-борынны 4 катлы марлядан маска ясап капларга, кулларга эш бияләйләре кияргә кирәк. Кимерүчеләргә каршы көрәш даими үткәрелеп торырга тиеш: чүп түгү, калдыкларны саклау урыннарын, терлекчелек биналарын, ихаталарны, азык әзерләү, саклау урыннарын, базарларны тәртиптә тотарга, аеруча балалар учреждениеләрендә кимерүчеләр барлыкка килүгә юл куярга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев