Зәй офыклары

Роспотребнадзор: корпоративлар үткәрү коронавирус кабынуга китерергә мөмкин

Ведомство Яңа елны эштә бәйрәм итүдән баш тартырга яки чараларны зур чикләүләр белән үткәрергә тәкъдим итә.

Эш бирүчеләргә быел Яңа ел корпоративларыннан баш тартырга яки аларны үткәргәндә шактый чикләүләр белән һәм профилактиканың барлык чараларын үтәп башкарырга кирәк. Югыйсә, бәйрәмнән соң коронавирус Covid-19ның кабынуы килеп чыгарга мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Әгәр барлык чараларны да кулдан ычкындырсак, фараз бик начар. Шуңа күрә, санитар-эпидемиологик хәл өлкәсендә Татарстанда ирешелгән барлык уңышларны юкка чыгармас  өчен, профилактиканың барлык чараларын да үтәргә кирәк», – дип билгеләп үтте спикер.

Ул корпоративны эш урыннарында үткәрү - иң начар вариант булуын ассызыклады.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков корпоративларның хезмәткәрләр өчен генә түгел, аларның гаилә әгъзалары өчен дә куркыныч булуын әйтте, чөнки авырулар өйгә йогыш алып кайтачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: