Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

«Россия 24» телеканалы Татарстанда милли проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләячәк

Программага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән киңәйтелгән әңгәмә керәчәк.

Бүген - 24 апрельдә «Россия 24» телеканалы Татарстан Республикасында милли проектларны гамәлгә ашыру турында «Планлы үсеш» программасын тәкъдим итәчәк. Программада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән киңәйтелгән әңгәмә булачак.

Программаны алып баручы Антон Борисов республикада «Сәламәтлек саклау», «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар», «Кече һәм урта эшмәкәрлек», «Хезмәт җитештерүчәнлеге», «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектлары буенча нинди эш алып барулары турында сөйләячәк.

Программаны төшерү республикада быелның мартында узды. Проектның геройлары - илкүләм проект чаралары ярдәмендә җитештерүне модернизацияли алган эшмәкәрләр, шулай ук сәнәгать гигантлары — КАМАЗ, Серго исемендәге завод, Горький исемендәге  Яшел Үзән судно төзү заводы.

Зур Казан боҗрасын төзү турында республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, онкокластер үсеше һәм балалар онкодиспансеры төзелеше турында Татарстанның баш онкологы Эдуард Нагуманов сөйләячәк.

Бүген -  24 апрельдә «Россия 24» телеканалында 16.30 һәм 21.30 сәгатьтә «Планлы үсеш» проектының премьерасы булачак. Кабатлаулар якшәмбе көнне 8.30 һәм 22.30 сәгатьләрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев