Зәй офыклары

"Россия чаңгы юллары-2018" акциясендә Зәйдә 5800 кеше чаңгыга басты

Шимбә көнне илкүләмендә “Россия чаңгы юллары-2018” акциясе үтте. Аңа 5800 зәйле кушылды.

Әлеге чара һәр елны мөмкин кадәр күбрәк кешене сәламәт яшәү рәвеше алып баруга тарту максатыннан оештырыла. Зәйдә ул Яңа шәһәр урманындагы чаңгы трассасында үтте.

Ярышларны тантаналы төстә ачуда район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Валерий Акатьев, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, аның урынбарасы Александр Чапков катнаштылар.

 Чаңгы юлларында беренче старт бакча яшендәге балаларга бирелде. Аларны төрле яшьтәге мәктәп укучылары, яшьләр, оешма-предприятиеләр коллективлары, өлкән яшьтәгеләр алыштырды. Биредә үк концерт программасы,  “Май чабу” бәйрәме, “Күңелле стартлар” ярышы да  оештырылды. Кыскасы, кояш нурларын мул сипкән бу көндә Зәебездә чын спорт бәйрәме гөрләде.  Ярышларда катнашучылар коймак белән чәй эчеп, кыр кухнясында әзерләнгән боткадан авыз итте.  Ә авыл җирлекләрендә яшәүчеләр  үз территорияләрендәге чаңгы юлларына чыкты.

Гомумән район буенча быел “Чаңгы юллары-2018” акциясендә 5800 зәйле катнашты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: