Зәй офыклары

Россия Дәүләт Думасы депутаты Зәй пенсионерларына азык-төлек җыелмасы тапшырды

Россия Дәүләт Думасы депутаты, ”Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Олег Морозов йөкләмәсе буенча коронавирус пандемиясе аркасында риск төркеменә кергән Зәй пенсионерларына чираттагы азык-төлек җыелмаларын тапшырдылар.

Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар мондый ярдәмгә бик мохтаҗ. Нәкъ менә хәзер өлкән буын тирә-юньдәгеләр белән аралашуны чикләргә мәҗбүр. Мондый кыенлыкны янәшәләрендә ярдәм итә алырлык туганнары һәм якыннары булмаган ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләр аеруча нык сизә. Алар өчен битараф булмаган кешеләрнең ярдәме бәяләп бетергесез.
Зәй социаль яклау бүлеге Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовка социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерә. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә безнең өлкәннәребез үзләрен ялгыз һәм онытылган итеп тоймый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: