Зәй офыклары

Россия Конституциясе көне белән!

Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне чын күңелдән тормышыбыздагы истәлекле вакыйга - илебезнең Төп Законы булып торучы, аның иҗтимагый һәм дәүләти төзелешен билгеләүче Россия Конституциясе көне белән котлыйм. Россия Конституциясе көне күпмилләтле Ватаныбызның барлык гражданнарын илнең тарихи бөеклеген саклау, үстерү теләге белән тагын да ныграк берләштерә. Җәмгыятебез, Конституция нормалары һәм положениеләренә эзлек-ле нигезләнеп,...

Хөрмәтле зәйлеләр!

Сезне чын күңелдән тормышыбыздагы истәлекле вакыйга - илебезнең Төп Законы булып торучы, аның иҗтимагый һәм дәүләти төзелешен билгеләүче Россия Конституциясе көне белән котлыйм.

Россия Конституциясе көне күпмилләтле Ватаныбызның барлык гражданнарын илнең тарихи бөеклеген саклау, үстерү теләге белән тагын да ныграк берләштерә. Җәмгыятебез, Конституция нормалары һәм положениеләренә эзлек-ле нигезләнеп, киләчәктә дә илнең социаль-икътисади үсеш мәсьәләләрен, икътисад, фән һәм кеше потенциалыннан нәтиҗәле файдалануны уңышлы хәл итәр, тормыш сыйфатын тагын да югарырак күтәрүгә омтылыр.

Зәйлеләр һәрчак ил мәнфәгатьләре һәм изге теләкләр белән яши, күпмилләтле илебез тагын да ныгысын өчен фидакарь хезмәт куя. Әлеге бәйрәм һәркайсыбыз өчен бай, чәчәк атучы ил символы, тормышыбызның киләчәктә дә уңай якка үзгәреше гаранты булсын. Барыгызга да тыныч тормыш, иминлек, бәхет телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: