Зәй офыклары

Россия конституциясендә нәрсә үзгәрәчәк?

15 гыйнварда РФ Президенты Владимир Путин Федераль Собраниегә юлламасында Конституциягә кайбер үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте.

Башка үзгәрешләр белән беррәттән, Төп Законда аның халыкара канун чыгару органнары һәм килешүләреннән өстенлеге турындагы инициативасы да бар.
Икенче үзгәреш хакимият тармаклары арасындагы вәкаләтләрне яңадан бүлүгә кагыла: Дәүләт Думасына килештерү хокукы гына түгел, ә бәлки премьер- министр, аның урынбасарлары һәм министрлар урынына кандидатларны раслау хокукы да бирелгән, президент исә аларны кире кага алмый.
Шулай ук президентка, федераль чиновник һәм министрларга кандидатларга яңа таләпләр беркетү, судьяларга чикләүләр турында да сүз бара.
Үзгәрешләр турындагы тәкьдимнәрне хәзерләүче эш төркеменә 75 кеше керде, алар арасында артистлар, спортчылар һәм музыкантлар да бар.
Конституциягә үзгәрешләр кертү пакеты буенча "гомумхалык тавыш бирүе" уздырырга тәкьдим ителде, аның форматын Үзәк Сайлау Комиссиясе каршындагы эш төркеме әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: