Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Россия почтасы Татарстанда эксклюзив татар открыткалары сатуны башлап җибәрде

Открыткаларны «Хатлар языгыз» акциясендә катнашып җибәрергә тәкъдим ителә.

Татарстан Республикасы почта элемтәсе бүлекләре «Хатлар языгыз» акциясендә катнашу өчен татар телендә эксклюзив открыткалар сатуга куйдылар. Бу хакта «Россия Почтасы»ның Татарстан бүлеге директоры Регина Кузнецова үзенең инстаграмындасөйләде.

Элегрәк «Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар телендә открыткалар җибәрү буенча «Хатлар языгыз» акциясен хуплады. Акциянең максаты - татар халкын хатлар ярдәмендә берләштерү.

Акциядә катнашу өчен хат язарга һәм социаль челтәрләрдә #хатларязыгыз хештегын кулланып тамгаларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев