Зәй офыклары

Россия Президенты киләсе эш атнасын ял, дип игълан итте

Коронавирус таралуга юл куймау максатында халыкка мөрәҗәгатендә бүген Россия Президенты Владимир Путин киләсе атнаны ял атнасы дип игълан итте. Илбашы билгеләвенчә, барлык тәэмин итү системасы эшен дәвам итәчәк: медицина учреждениеләре, даруханәләр, кибетләр.

28 марттан 5 апрельгә кадәр хезмәт хакы саклап калу белән Россия халкы ял итәргә тиеш дип билгеләп үтте илбашы үз мөрәҗәгатендә. Чара коронавирусның тиз таралуына юл куймау өчен эшләнә, кешеләр өйләрендә генә торырга тырышырга тиешләр. 

«Тормыш белән тәэмин итүнең барлык структуралары, медицина учреждениеләре, даруханәләр, кибетләр, банк һәм финанс исәп-хисапларын, транспортны тәэмин итүче учреждениеләр, шулай ук барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары эшне дәвам итәчәк. Кабатлыйм: озын яллар нәкъ менә авыру таралу тизлеген киметү өчен каралган", - диде ул.

Россиядә тәүлек эчендә 163 яңа коронавирус белән зарарлану очрагы теркәлгән. 

#айдадомой

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: