Зәй офыклары

Россия Президенты Конституциягә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча сөйләшүләрдә гаилә темасына кагылды

Владимир Путин Конституциягә үзгәрешләр кертү белән шөгыльләнүче эшче төркем белән очрашу барышында, үзе президент булганда, илдә "әти" Һәм "әни" төшенчәләре югалмаячак, дип белдерде. Очрашудан туры трансляцияне "Россия 24" телеканалы алып барды.

Владимир Путин өйләнешүчеләрне ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы союз булдыручылар буларак билгеләү дөрес, дип саный. Ул "гаилә" төшенчәсенә бик сак карарга кирәклеген дә ассызыклый. Бу мәсьәлә депутат Ольга Баталина белән булган дискуссия вакытында күтәрелде. Депутат анда "гаилә" сүзен ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы союз, дип тану башлангычы белән чыкты. 

"Әгәр дә ул тулы булмаган гаилә булса, аннары ничек?" – дип сорады президент һәм ир-ат белән хатын-кыз союзын өйләнешүчеләр, дип билгеләргә тәкъдим итте. 

Путин үзе илбашы булганда Россиядә "ата-ана 1" һәм "ата-ана 2" төшенчәләре булмаячагына басым ясады(бу инде кайбер чит илләрдә кулланыла). 

"Һәрчак "әти" Һәм "әни" була",— диде Россия Президенты. 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: