Зәй офыклары

Россия сайлау комиссияләренә Конституция буенча тавыш бирүдә халыкка медицина битлекләре таратырга киңәш иттеләр

Коронавирус пандемиясе илнең Төп Законына төзәтмәләр буенча тавыш бирү процедурасына үзгәрешләр кертте.

Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү процедурасына коронавирус пандемиясе сәбәпле гражданнарның иминлеген тәэмин итү өчен  үзгәрешләр кертеләчәк. Төбәк сайлау комиссияләренә медицина битлекләрен һәм дезинфекция чараларын сатып алырга тәкъдим иттеләр, дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия хокук яклаучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Александр Брод.

“Илдә алдан тавыш бирү вакыты өч көннән җиде көнгә кадәр арта, “Мобиль сайлаучы“ программасы кулланылачак, җитди сәбәпләре булганнар өчен  өйдә тавыш бирү, Мәскәүдә электрон тавыш бирү булачак. Төбәк сайлаучыларына медицина битлекләрен һәм дезинфекция чараларын сатып алырга тәкъдим ителде", - дип билгеләп үтте ул.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: