Зәй офыклары

Россиядә 2021 елдан социаль контракт механизмы кертеләчәк

Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында белдерде.

«Беренчедән, Хөкүмәтнең пилот проектлар тәҗрибәсен исәпкә алып, социаль контракт принципларын яңартуын һәм икенчедән, 2021 елда ук барлык федерация субъектларында да әлеге механизмны гамәлгә кертү өчен регионнарга финанс ярдәмен киңәйтүне сорыйм» ,- диде Путин. Ул шул рәвешле,   ярлылыкны киметү бурычын куйды.

Механизм мохтаҗ һәр гаилә өчен керем һәм тормыш сыйфатын күтәрүнең индивидуаль программасына әверелергә тиеш. Контракт кысаларында дәүләт гражданнарга даими рәвештә түләүләр, яңадан укыту һәм квалификация буенча ярдәм, эшкә урнашуда яки зур булмаган үз эшеңне ачуда ярдәм итәчәк, дип сөйләде Россия Президенты.

2019 елда Татарстан социаль контракт ярдәмендә ярлылыкны киметүдә пилот проектын гамәлгә ашыручы регионнар арасына керде. Узган ел республикада 48 млн сумга 3,5 мең социаль контракт төзелгән, шуларның 2 мең 965е — аз керемле гаиләләр белән.

Россия Федерациясе Президентының Россия Федерациясе Федераль Җыенына еллык Юлламасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: