Зәй офыклары

Россиядә 2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына кадәр бер ел кала

Уеннарга әзерлек барышы белән VK, Facebook, Instagram кебек ресурслардагы проект битләренә кереп танышырга мөмкин.

Россиянең Махсус Олимпиадасы һәм «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе», Special Olympics International нәкъ бер елдан соң, 2022 елның 22-28 гыйнварында Казанда Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары узачагын хәбәр итә. Аларда 107 илдән 2000нән артык физик мөмкинлекләре чикләнгән атлет һәм юнифайд-партнер катнашачак. Аларга шулай ук дөньяның төрле почмакларыннан 3000гә якын волонтер һәм 4000 мактаулы кунак һәм аларның гаилә әгъзалары да кушылачак.

Facebook, Instagram, Vk.com платформаларында 2022 елгы Бөтендөнья кышкы Олимпиада уеннары аккаунтларын эшләтеп җибәрү турында игълан итә. VK, Facebook, Instagram кебек ресурслардагы проект битләренә кереп, хәзер уеннарга әзерлек барышы турында соңгы яңалыклар белән танышырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: