Зәй офыклары

Россиядә җәза үтәтү системасы көне билгеләп үтелде

Бу көннәрдә Россиядә җәза үтәтү системасы көне билгеләп үтелде. Гасырлар дәвамында җинаять кылган кеше җәзасыз калмаган, җинаятьләр өчен төрмәләр, сөргеннәр, каторгалар булган.

Тарихка күз салсак, Россиядә җәза үтәтү  белән идарә итү өчен ХIХ  гасырның икенче яртысына кадәр бердәм оешма булмаган. Бары 1879 елның мартында иректән мәхрүм ителү урыннары белән идарә итү өчен бердәм оешма төзелә, ул төрмәләрнең Баш идарәсе дип атала. Ул оешма Эчке эшләр министрлыгы составына кертелгән, ә 1895 елда Эчке эшләр министрлыгыннан Юстиция министрлыгына бирелә һәм шул министрлык сафында 1922 елга кадәр тора. XX гасырда төрмәләрнең Баш идарәсе берничә мәртәбә шушы ике министрлыкның берсеннән-берсенә күчә. Революциядән соң да күчеп йөрү дәвам итә. 1922, 1930, 1953 еллар нәкъ менә шушындый күчеш еллары булып торалар.
 1998 елның августында җинаять җәзаларын үтәтү органнары Юстиция министрлыгына күчерелә. Районыбызда җинаять үтәтү системасының бер тармагы - Татарстан Республикасы җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясенең филиалы эшли (2012 елга кадәр ул җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе дип аталды).
Бүгенге көндә әлеге структураны Андрей Иванов җитәкли. Биредә штат буенча 5 хезмәткәр булу каралса да, әлегә эшчәнлекне өч кенә кеше алып бара. Җитәкче әйтүенчә, әзерлекле кадрларга кытлык бар. Биредә эшләү өчен кристалл чиста, гадел, һәрвакыт аек акыллы булу кирәк.
-Бездә исәптә бүгенге көнгә 205 хөкемгә тартылган зат тора, шуның 40ы - хатын-кыз. Хөкемгә тартылучыларның төрләренә килгәндә, 125 кеше - хөкемгә шартлы рәвештә, 25е – төзәтү эшләренә, 6сы – мәҗбүри эшләргә, 11е – иреген чикләү, 38е –  аерым төр  эшчәнлек белән шөгыльләнү һәм аерым вазифаларны башкару рөхсәт ителмәү кебек хөкем карарын үтәүчеләр, - ди Андрей Иванов.
Алда әйтелгән дата уңаеннан республикада әлеге системада хезмәт куючылар төрле чаралар уздыруга алынды. Алардан Зәй филиалы да читтә калмады – биредә эшләүчеләр, төрле елларда инспекциядә хезмәт куйган һәм  исәптә торучылар өчен “Ялкын” хәрби- патриотик клубында эшләүче музейга экскурсия оештырдылар. Әлеге музей Зәй эзтабарларының сигез ел дәвамында илебезнең төрле төбәкләрендә казу эшләрендә катнашып, Бөек Ватан сугышы белән бәйле трофейларны туплаган урын булып тора.
Музей җитәкчесе, эзтабарлар отряды командиры Виктор Никифоров экскурсиядә катнашучыларга һәр экспонат турында тәфсилләп сөйләде. Экспонатлар алар белән танышучыларда зур кызыксыну уятты. Әлбәттә, чарада төрле хокук бозуларга барган, җинаятьләр кылуда катнашучылар булуын исәпкә алып, сугышта дошманны җиңеп, тыныч тормыш  зур корбаннар бәрабәренә яулануын онытмау, җинаятьләр кылмыйча матур яшәү кирәклеге искәртелде. Күпләр чарадан канәгать калуын белдерде.
Бу көнне  бирегә исәптә торучы төрле яшьтәге ир-егетләр килгән иде. Араларында берсенә  15 яшь кенә. Ул шәһәр мәктәпләренең берсендә укый.
-Мин машина куу һәм талау кебек җинаять кылып,  ел ярымга шартлы рәвештә хөкемгә тартылдым. Хөкем карары вакыты тәмамланып килә. Хөкем карарын алырлар дип ышынам. Мондый юлга басуыма бик үкенәм, кабат беркайчан да хокук бозларга бармаячакмын,- ди егет.
-Миңа 22 яшь, әлегә беркайда да эшләмим, эшкә урнашу мәшәкатьләре белән йөрим. Балигъ булмаганны җенси мөнәсәбәткә тарткан өчен 2 елга шартлы рәвештә хөкем ителдем. Һәр адымыңны уйлап эш итәргә, башны эшләтергә  кирәклеген аңладым хәзер,- диде авылда яшәүче  бер егет.
 Андрей Иванов белдерүенчә, исәптә торучылар белән төрле чаралар алга таба да уздырылачак.
-Әлеге чаралар кемгә булса да алга таба кыек эшләр кылмаска ярдәм итәр дип уйлыйбыз. Бер-ике кешенең аңында уңай якка борылыш ясый алсак та, максатка ирешү була, - ди Андрей Васильевич.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: