Зәй офыклары

Россиялеләр Конституциягә төзәтмәләр кертүгә битараф түгел

Гражданнарның 70 процентлабы алда торган тавыш бирүдә катнашырга ниятли.

Конституциягә төзәтмәләр кертү  буенча булачак тавыш бирү халыкның ихтыярын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк, чөнки сайлау участокларына илнең күпчелек гражданнары килергә җыена. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Россия хокук яклаучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Александр Брод шундый фикер белән уртаклашты.
“Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән 12 марттагы сораштыру нигезендә, сораштырылучыларның 45 проценты  сайлау участокларына килергә әзер булуын әйткән, тагын 24 проценты: “Әйе, килербез", - дип җавап биргән. Гражданнар төзәтмәләргә битараф түгел һәм тавыш бирүдә катнашырга әзер", - дип билгеләде Брод.
Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүне иҗтимагый палаталар, сәяси партияләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре күзәтәчәк. Участокларда журналистлар да катнаша ала, шулай ук видеокүзәтү куллану хуплана.
Искәртеп узабыз, Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көне 22 апрельгә билгеләнгән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: