Зәй офыклары

Россиялеләргә ике чит ил паспорты алу мөмкинлеген тудыру ихтималы бар

Федераль миграция хезмәте Россия хөкүмәтенә россялеләргә ике чит ил паспорты эшләтүгә мөмкинлек бирү турында тәкъдим белән чыккан. Бу турыда үзәк матбугат чаралары хәбәр итә. Ике чит ил паспорты булу кешеләргә өстәмә уңайлык тудырыр дип исәпләнелә. Чөнки кайбер илләргә барганнан соң паспортына шул илдә булганлыкка тамга салынгач, әлеге россиялене икенче бер...

Федераль миграция хезмәте Россия хөкүмәтенә россялеләргә ике чит ил паспорты эшләтүгә мөмкинлек бирү турында тәкъдим белән чыккан. Бу турыда үзәк матбугат чаралары хәбәр итә. Ике чит ил паспорты булу кешеләргә өстәмә уңайлык тудырыр дип исәпләнелә. Чөнки кайбер илләргә барганнан соң паспортына шул илдә булганлыкка тамга салынгач, әлеге россиялене икенче бер илдә кертмәү очраклары күзәтелә. Әлегә кадәр ике чит ил паспортын эш буенча чит илгә аена берничә тапкыр чыгучылар гына алырга хокуклы иде, анда да хезмәткәрен чит илгә җибәрүче оешмадан махсус документ кирәк булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: