Зәй офыклары

Рәсемнәр һәм шигырьләр бәйгеcе

Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге турында рәсемнәр һәм шигырьләр бәйгесенә эшләр кабул ителә.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 16 сентябрьгә  кадәр кабул ителә. Барлык эшләр дә @Bolgar_Sviyazhsk. Instagram-битендә урнаштырылачак. Бәйгедә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Барлык номинацияләрдә дә җиңүчеләр өчен бүләк булып Зөя утрау-шәһәрчегенә һәм Бөек Болгар шәһәренә  экскурсия оештыру тора.
Бәйге турында нигезләмә белән тулырак Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында «Бәйгеләр» бүлегендә танышырга мөмкин»: http://tourism.tatarstan.ru/rus/konkurs-shkolnih-risunkov-i-stihov-o-velikom.htm.
Бәйгене оештыручылар – «Татарстан Республикасының тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды» Коммерцияле булмаган оешмасы; «Татарстан Республикасының туристик волонтерлары ассамблеясе» АКБО; «Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты; Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы; Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы; «Татмедиа» АҖ.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: