Зәй офыклары

Рөстәм Миңнеханов: антисептикка бәяләрнең күтәрелүенә юл куярга ярамый

Татарстан Президенты дезинфекция чаралары җитештерүне арттыру максатында фикер алышу өчен «Аромат» АҖдә булды.

Рөстәм Миңнеханов  «Аромат» җәмгыятендә булганда  антисептикларга бәяләрне күтәреп, спекуляциягә юл куярга ярамый, дип белдерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
 «Аромат» АҖ гадәти тарада да, шулай ук сәнәгать һәм автотранспорт предприятиеләре өчен дә  зур тараларда антисептик җитештерә ала. Моның өчен компаниягә махсус акциз кирәк.
Президент бу мәсьәләне шәхси контроленә алды, чөнки сүз кешеләрнең иминлеген тәэмин итү турында бара. Якын арада ул аны федераль дәрәҗәдә фикер алышуга чыгарачак.
“Интернетта хәзер антисептик чараларны югары бәядән тәкъдим итүче спекулянтлар үрчеде. Моңа юл куярга ярамый. Антисептикларны сәүдә һәм даруханә челтәрләре аша тиешле күләмдә сатуны тәэмин итәргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Кичә Татарстанда республика җитәкчесе күрсәтмәсе белән гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче система органнары һәм көчләре өчен югары әзерлек режимы кертелде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: