Зәй офыклары

Рөстәм Миңнеханов: "Бар да яхшы булыр!"

Татарстан Президенты республика буйлап күтәрелгән яхшы кәеф, алгы көннәрнең матур булачагын искәрткән флешмобка кушылды.

Рөстәм Миңнеханов үзенең инстаграмдагы битендә "Бар да яхшы булыр! " дип язган. 

Бүген акциядә катнашучылар үз битләрендә хуплау сүзләре һәм тиешле хештеглар белән фотографияләр урнаштыралар.
Татарстан халкы бүген билгеләп үтелә торган Бөтендөнья бәхет көнендә Covid-19 коронавирусына каршы социаль челтәрләрдә флешмоб оештырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: