Зәй офыклары

Рөстәм Миңнеханов: Covid-19 таралуына каршы чараларны катгый үтәү кирәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын коронавирус очраклары азаю тынычлану өчен сәбәп түгеллеген искәртте.

Татарстанлыларга саклану чараларын элеккечә үк катгый үтәргә кирәк. Бу хакта бүген республика җитәкчесе ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә әйтте.

Татарстан Президенты искә төшергәнчә, Россиядә коронавирус белән зарарланганнарның артуы күзәтелә.

«Үсеш темплары бездә әлегә 0,3%. Без Россиядә дә, округта да позитив урын алып торабыз, ләкин бу безнең тынычлану өчен сәбәп түгел. Бүген булган проблемалардан тыш, безне грипп белән авыру артуы көтә, гәрчә без вакцинация уздырсак та. Хәзер икенче транш вакцина көтәбез, бу эшне дәвам итәргә кирәк», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук вазыйфаи затларны куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән өчен катгый җәзаларга чакырды.

«Роспотребнадзор тарафыннан күрсәтелгән барлык чаралар да йомшарырга тиеш түгел, дип саныйбыз. Битлек кию, кул юу, гриппка каршы вакцинация, аңлату эшләре алып бару мөһим», — диде Рөстәм Миңнеханов.

https://youtu.be/rnf-qGJB26o

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: