Зәй офыклары

Рөстәм Миңнеханов Ford Sollers башлыгы белән Aurus автомобильләрен чыгаруга әзерлек буенча фикер алышты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ford-Sollers уртак предприятиесе башлыгы, «Аурус» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Адил Ширинов белән очрашты.

Очрашуда предприятиенең «Алабуга» махсус икътисад зонасында  Aurus Senat серияле автомобиль җитештерүен  эшләтеп җибәрүгә әзерлек турында фикер алыштылар. Предприятиенең генераль директоры хәзерге вакытта эретеп ябыштыру, буяу һәм җыю өчен җиһазлар әзерләү бара, дип сөйләде. Параллель рәвештә белгечләр туплау һәм аларны алга таба укыту эше алып барыла. Процессны оештыру - расланган план кысаларында. Адил Ширинов хәбәр иткәнчә, Алабугада җыелган беренче Aurus Senat клиентларга 2021 елның  маенда тәкъдим ителәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: