Зәй офыклары

Рөстәм Миңнеханов гражданнарны кабул итү эшен гадәти режимда дәвам итү мөһимлеген белдерде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов министрлык һәм ведомство, муниципаль берәмлек вәкилләренә гражданнарны кабул итү эшен гадәти режимда дәвам итәргә кушты, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

"Безнең республикада яшәүче гражданнар дәүләт хакимияте органына мөрәҗәгать итә алмау кыенлыгы кичерергә тиеш түгелләр", - диде Президент традицион шимбә киңәшмәсендә.

«Махсус санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә эшнең сүлпәнәюенә юл куярга ярамый», - дип искәртте республика Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук урындагы җитәкчеләрнең үзләренә, кибет һәм даруханәләргә барып, тиешле продукция булу-булмавын һәм аның бәясен контрольдә тотарга кушты.

Республикада 15 апрельгә кадәр коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Ул массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар үткәрүне вакытлыча тыюны күздә тота.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: