Зәй офыклары

Рөстәм Миңнеханов Казан метросында пилотсыз поездларны эшләтеп җибәрү идеясен хуплады

Татарстан Президенты республика башкаласы метрополитенында «Трансмашхолдинг» вәкилләре белән пилотсыз хәрәкәтне башлап җибәрү мөмкинлекләре турында фикер алышты.

Казан метросы пилотсыз эш режимына күчәргә мөмкин. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Трансмашхолдинг» АҖ президенты Андрей Бокарев җитәкчелегендәге вәкилләр белән бергә әлеге мөмкинлек турында сөйләште, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов Казан метрополитенын пилотсыз системага күчерү идеясен хуплады. «Бу кызыктырлык идея. Процессларны автоматизацияләү ышанычлы эшне тәэмин итәчәк. Пилотсыз хәрәкәтне эшләү һәм гамәлгә кертү буенча көчләрне берләштерергә мөмкин", - дип билгеләп үтте ул.
ТР Президенты мәсьәләне җентекләп өйрәнү өчен эшче төркем булдырырга кушты. Аңа республиканың Транспорт министрлыгы, «Метроэлектротранс», Казан башкарма комитеты һәм «Трансмашхолдинг» вәкилләре керәчәк.
Моннан тыш, әңгәмә барышында Казан метрополитенының хәрәкәт составын яңарту турында фикер алышынды. «Трансмашхолдинг " аның белән 2011 елдан бирле хезмәттәшлек итә. Татарстан башкаласы метросында илебездә җитештерелгән поездларның якынча 60 проценты нәкъ менә шушы компания тарафыннан чыгарылган.
Очрашуда шулай ук агломерацияләрдә шәһәр җәмәгать транспортын үстерү проектын тәкъдим итү дә булды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: