Зәй офыклары

Рөстәм Миңнеханов Казанның сәүдә челтәрләрендә азык-төлек продуктлары булуны тикшерде

Татарстан кибетләрендә азык-төлек ажиотажыннан соң сатып алучыларның шактый кимүе билгеләп үтелде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Агат» күпләп-ваклап сату челтәренең гипермаркетында булды. Республика җитәкчесе видео аша Instagram да үз битендә бу турыда язды.
Рөстәм Миңнеханов сәүдә залы буйлап узды, сатып алучылар белән аралашты.
"Барысы да бар, кил һәм сатып ал", - дип билгеләп үтте ТР Президенты, тулы киштәләрне карап.
ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистларга хәбәр иткәнчә, республика җитәкчелеге ретрейлерлар белән кибетләргә үз вакытында товарлар китерү һәм бәяләрне хәзерге дәрәҗәдә саклап калу турында килешүгә ирешкән.
«Кичә кич сәүдә челтәрләрендә гражданнар агымының сизелерлек кимүе теркәлгән. Без дә республика халкын  ажиотажга бирешмәскә чакырабыз. Продукция бик күп күләмдә", - дип ассызыклады Галимова.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: