Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов коронавируска каршы прививка ясатты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Covid-19 коронавирусыннан вакцина ясатты. Ул бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

«Бөтен кешегә дә вакцинация узарга кирәк. Безнең Президент Владимир Владимрович [Путин] да вакцинация узганын беләсез. Мин дә вакцинация уздым. Барысы да яхшы, сезнең каршыгызда [утырам]», — диде Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

«Кемдер авырган инде, бәхеткә, әле кемдер авырмый калган. Министр (Марат Садыйков — авт. иск.) коронавирус белән авырды, әмма Сәламәтлек саклау министрлыгы тулаем аның җитәкчелегендә булуга карамастан, аның да антитәнчекләре кими», — диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов, коронавирустан вакцинация ясау  планлы эш булуын, авырулар таралуга юл куймас өчен кирәк, дип ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада Covid-19 буенча тотрыклы киеренке вәзгыять саклана. «Үсеш темплары бездә 0,16 процент, әмма вирус һичничек бирешми. Гомумән алганда, бездә хәлләр статистика буенча да, динамика буенча да яхшы күренә. Әмма бернинди дә йомшаклык була алмый», — диде ул.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 197 765 кеше коронавирустан вакцинация узган. Хәзер республикада 153 вакцинация пункты эшли. «Спутник V» яки «ЭпиВакКорона» вакциналарын сайлау мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев