Зәй офыклары

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды төзелүнең унъеллыгына багышланган күргәзмәне ачуда катнашты

Бүген «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында Татарстан тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының 10 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Исегезгә төшерәбез, «Яңарыш» республика фонды ТР Президентының 2010 елның 17 февралендәге Указы нигезендә оештырылган иде. Фондның попечительләр советын Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкләде. Фондның башкарма директоры итеп Татьяна Ларионова билгеләнде (2010 елда - ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе).
Татарстан мирасы объектларында торгызу –төзекләндерү эшләре үткәрү нәтиҗәсендә Болгар тарихи-археология комплексы, Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрчеге монастыре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Моннан тыш, фонд акчасына 2017 елда Татарстанда Болгар ислам академиясе төзелде. Россиянең югары дини уку йорты Болгарда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылды һәм Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланды.
“Яңарыш" фонды бу ун ел эчендә бик зур эшләр башкарды. Бу вакыт эчендә ике объект (Болгар тарих-археология комплексы, Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрчеге монастыре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде) яңадан торгызылды һәм дөньякүләм танылу алды”, - диде Рөстәм Миңнеханов күргәзмәне ачу тантанасында.
“Горурланырлык нәрсәләребез күп. Бүген күп кенә илләр ниндидер тарихи вакыйгалар һәм һәйкәлләр эзли, безгә эзләргә кирәкми – әле без объектларны торгызу буенча күп эшләр башкарырга тиеш. «Яңарыш» фонды безгә тарихи һәйкәлләр, мәдәният һәм объектларның сакланышы, безнең байлыгыбыз белән ничек эшләргә кирәклеген күрсәтте. Һәм бүген «Яңарыш» фонды киләчәккә эшли – бу яңа типтагы мәктәпләр, полилингваль белем бирү комплекслары булдыру. Чөнки балалар, тулаем алганда, кеше капиталы – безнең иң зур байлыгыбыз. Бу эшкә катнашы булган һәркемгә зур рәхмәт”, - диде Президент.
Шулай ук Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, «Казан Кремле» музей-тыюлыгында  туристлар өчен шартлар тудыру буенча эш дәвам итәчәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: