Зәй офыклары

Рөстәм Миңнеханов мәктәп укучыларын дистанцион укытуга әзерлекне тикшерде

Мәгариф учреждениеләрендә укыту процессын Яндекс һәм Саклык банкының онлайн-платформалары аша тест буенча үткәрәләр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрдә дистанцион белем бирүне шәхсән үзе тикшерде. Ул Казандагы 131нче лицейда булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
"Мондый форма буенча укыту бер үк вакытта йөз укучы өчен онлайн-дәресләр алып барырга мөмкинлек бирә", - дип билгелиләр матбугат хезмәтендә. Миңнеханов геометрия һәм инглиз теле дәресләрендә булды һәм укучыларны сәламләде.
Бүген Татарстан мәктәпләрендә Яндекс һәм Саклык банкының онлайн-платформаларында уку-укыту тестлары башланды. Мондый укыту формасы бер үк вакытта 100 укучы өчен онлайн-дәресләр алып барырга мөмкинлек бирә.
ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр иткәнчә, дистанцион формада мәктәп дәресләре 19 марттан 21 мартка кадәр оештырылачак. Укучылар өйрәнелгән материалны кабатлап, күнегү дәресләре үтәчәк. Укучыларның язгы каникуллары 31 мартка кадәр дәвам итә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: